Тәмте мәдәният йортында "Белорусские Песняры" вокал-инструменталь ансамбленең ретро-концерты

2017 елның 10 марты, җомга

   Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Кама Тамагы муниципаль районының  Тәмте мәдәният йортында "Белорусские Песняры" вокал-инструменталь ансамбленең  ретро-концерты булып узды.

   РСФСРНЫҢ халык артисты Юрий Доронин һәм Алексей Шавернев шигырьләр сөйләделәр һәм 70-нче еллардагы җырларны башкардылар .

   Шулай ук авыл халкын яшь башкаручылар җырчы Нюта һәм җырчы - яңгыравыклы проектлар авторы Денис Родной шатландырдылар.

   Авыл халкы өчен әлеге концерт чын бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International