2017 елдагы чәчү кампаниясе буенча Штаб утырышы

2017 елның 10 марты, җомга

   Кама Тамагы районының  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, идарә консультантлары Илнар һәм Динар Исмагиловлар,  "Олы Кариле" ААҖ директоры Вәкил Касыймов, әлеге авыл хуҗалыгы предприятиясенең инженеры һәм агрономы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2017 елгы чәчү кампаниясен үткәрү буенча оештырылган күчмә утырышында катнаштылар.

   Утырыш Әлки районы Базарлы Матак  авылының балалар иҗат йортында узды. Утырышта механикалаштыру буенча министр урынбасары Т. Г. Таһирҗанов, министрның игенчелек буенча урынбасары Габдрахманов И. Х., "Восток Зернопродукт" АҖ генераль директоры Мөхәммәтҗанов Р. А., Әлки, Алексеевск, югары Ослан, Яшел Үзән, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Спас муниципаль районнарының  Авыл хуҗлыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, механикалаштыру һәм  игенчелек буенча консультантлар, шулай ук "Восток Зернопродукт" АҖ Территориаль Идарәләре директорлары, баш инженерлар һәм агрономнар катнашты. "Олы Кариле" ААҖ директоры Касыймов В. А. язгы чәчү кампаниясен үткәрүнең эш планы, авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү һәм үз агрофирмаларында ресурслар белән тәэмин ителеш буенча чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International