Бүген, 13 мартта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында "Язгы-җәйге чорга юлларны әзерләү турында" (докладчы: Ганьятуллин Рамил Харис улы - "Татавтодор" Апас филиалының Кама Тамагы ДРСУ җитәкчесе), "Кама Тамагы районы буенча ЭПУ "Буинскгаз" КГС 2016 елгы эш нәтиҗәләре" (докладчы: Ульфатов Руслан Ашурали улы - Кама Тамагы районы буенча ЭПУ "Буинскгаз" КГС җитәкчесе) турында докладлар тыңланды.
Атналык киңәшмә ахырында Павел Николаевич район активына агымдагы атнага планнар билгеләде һәм нәтиҗәле эш теләде.