10 мартта Тәмте урта мәктәбенең 5-7 сыйныф мәктәп укучылары өчен мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кызыклы конкурсларга бәйле күңел ачу чарасы әзерләгәннәр иде.
Килүче егетләр һәм кызлар "Иң үткеннәр", "Аңлатмалар", "Пешекче", "Бию" һ. б. конкурсларда бик теләп көч сынашты. Чара дискотека белән тәмамланды.