Районның крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаштылар

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

   Беренче көнне форумда катнашучылар бәхәс мәйданчыкларында эшләде, анда терлекчелек, үсемлекчелек, балыкчылык, умартачылык мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Икенче көнне Татарстанның Арча һәм Балтач муниципаль районнарының авыл эшмәкәрләре хуҗалыкларын карау оештырылган иде.  11 март көнне "Корстон" да пленар утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры — ТР  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Бөтендөнья Татар Конгрессы" башкарма комитет рәисе Ринат Закиров, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Россиянең 41 төбәгеннән 700 дән артык кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шулай ук Кытай һәм Казахстаннан кунаклар килгән иде.

   Утырышта эшмәкәрләр берничә мөһим сорау күтәрде: административ киртәләрне җиңү, әзер продукцияне урнаштыру һәм яңа сату базарларын эзләү авырлыклары, авыл бизнесын үстерүгә ярдәм итү программаларында катнашу, халыкның авыллардан эре шәһәрләргә китүе һ. б.

   ТР Президенты үз чыгышында авыл өчен иң мөһиме — халык  өчен эш урыннары булуын ассызыклады. Эшмәкәрләр үзләренең фабрикаларында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эш урыннары булдыру белән, әлеге проблеманы чишүгә зур өлеш кертәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International