Кама Тамагы муниципаль районының Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булып узды

2017 елның 14 марты, сишәмбе

   Бүген, 14 мартта Кама Тамагы штп Җирлекара үзәк китапханәсенең  уку залында Кама Тамагы муниципаль районының Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда   Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе А. М. Терентьев катнашты.

    Иҗтимагый совет әгъзаларыннан тыш утырышка шулай ук иҗтимагый оешма вәкилләре, мәгариф идарәсе, мәдәният, " Кама Тамагы" полиция бүлеге, миграция хезмәте һәм башка кайбер оешмалар чакырылган иде.

   "Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районында конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы турында" гы төп доклад белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары, Кама Тамагы муниципаль районында  дини берләшмәләр белән бәйләнешләр буенча Совет рәисе урынбасары - Г. А. Габидуллин чыгыш ясады.

   Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе А. М. Терентьев үз чыгышында Татарстан Республикасында  Дәүләт милли сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру, патриотлыкны  формалаштыру буенча төп эш юнәлешләре, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне көйләү турында сөйләде. Александр Михайлович тынычлык һәм татулык – төп кыйммәтләр һәм аларны саклау өстенлекле бурыч булып торуын ассызыклады.

   Иҗтимагый совет утырышында ачык тавыш бирү юлы белән Кама Тамагы муниципаль районыннан  Татарстан халыкларының  III Съездына делегатлар сайланды. 22 апрель көнне Казан шәһәрендә узачак әлеге чарада безнең районнан алты кеше катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International