Кама Тамагы районының туган якны өйрәнү музеенда кунаклар игътибарына Геодезия һәм картография көненә багышланган "Карта – Җир йөзе" дигән яңа күргәзмә оештырылган, анда Россиянең, Татарстанның иске географик картасы, 19 – 20 гасырлардагы Богородское (хәзерге вакытта - Кама Тамагы) авылының, күчермәләре, карталары, схемалары, планнары тәкъдим ителгән.
Каматамагылыларны һәм район кунакларын Кама Тамагы штп урнашкан туган якны өйрәнү музеена, "Карта – Җир йөзе" дигән яңа күргәзмә белән танышырга чакырабыз.
Музейның адресы: Кама Тамагы штп, Карл Маркс урамы,105, белешмәләр өчен телефон: 8 (84377) 2-18-01.