Район Башлыгы Павел Лоханов финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

16 мартта  Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов финанс органнары җитәкчеләре белән, агымдагы мәсьәләләр буенча, атналык киңәшмә үткәрде. Игътибар үзәгендә – бюджетның керем өлешен үтәү һәм Кама Тамагы районының социаль-икътисадый үсеше. Шулай ук киңәшмә барышында салым хезмәте, Татарстан Республикасының казначылык Департаментының территориаль бүлеге, Финанс-бюджет палатасы,  Үзәкләштерелгән бухгалтерия, муниципаль район Советы Аппараты хисаплылык бүлеге  җитәкчеләре белән берлектә бюджет чыгымнарын киметү мөмкинлекләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International