Кама Тамагы штп "Салават күпере" балалар бакчасы базасында Кама Тамагы МР мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының район семинары узды. Анда федераль стандартларны гамәлгә ашыру һәм балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты база мәйданчыклары буенча эш тәҗрибәсе күрсәтелде.
Чара ахырында Кама Тамагы штп 1 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Хисматуллинна С. А. яңгыратылган тема буенча балалар бакчасының эшен оештыру буенча сөйләде. Семинар югары дәрәҗәдә үтте, килгән кунаклар оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.