Бүген, 16 мартта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов рәислегендә салымнар һәм җыемнарның вакытында түләнми калган өлешен киметү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Анда Федераль салым хезмәте, Пенсия Фонды, социаль иминият Фонды, Финанс-бюджет палатасы һәм кайбер башка ведомство вәкилләре катнашты. Утырышка җирле бюджетка салымнар буенча бурычы булган предприятие һәм оешма җитәкчеләре чакырылган иде. Алар белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде.