2017 елның чәчү кампаниясе мәсьәләләре буенча күчмә штаб утырышыузды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

   16 март көнне Буа муниципаль районында 2017 елның чәчү кампаниясе мәсьәләләре буенча күчмә штаб узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, "Ак Барс" ХК ААҖ АПК департаменты директоры Камил Галиев, холдингның структурасына керүче хуҗалыкларның  җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре һәм консультантлары. Күчмә штабта Кама Тамагы муниципаль районы вәкилләре дә катнашты.

   "Кама Тамагы"АХП" ҖЧҖ директоры Рамил Каюмов чәчү кампаниясен үткәрүнең эш планы,  авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү һәм хуҗалыкларның ресурслары белән тәэмин ителеше турында чыгыш ясады.

   Киңәшмәдә Кама Тамагы МР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Илфат Вәлиев чыгыш ясады. Илфат Илдар улы вакытында хезмәт хакын түләү, машина-трактор паркын яңарту, 2017 елгы чәчү барышында ике смена эшләүне оештыру мәсьәләләренә тукталды . ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, шулай ук ике смена эшләүне оештыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр.  

   2017 елның чәчү кампаниясе мәсьәләләре буенча республика штабы  әгъзалары чәчүлек мәйданнарының структурасын үзгәртергә тәкъдим иттеләр. Кама Тамагы районы үзгәртелгән структура белән шушы көннәрдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International