20 мартта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Газинур Авхатович кыскача алдагы атнаның төп чараларын яктыртты, аннан соң көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуга күчергә тәкъдим итте.
Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар каралды:
1. "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ 2016 елгы эш йомгаклары, 2017 елга планнар һәм бурычлар турында(докладчы: Алешин Сергей Алексеевич - "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ генераль директоры урынбасары)
2. "Олы Кариле" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы-кыр эшләренә әзерлек турында (докладчы: Касыймов Вәкил Әкрам улы - "Олы Кариле" ҖЧҖ директоры)
Киңәшмә ахырында Газинур Авхатович 25 март көнне Кама Тамагы территориясендә узачак "Җир Сәгате" дигән халыкара экологик акция турында мәгълүмат бирде һәм анда актив катнашырга чакырды.
Җир сәгате — бу халыкара акция, аның барышында барлык катнашучылар бер сәгатькә бөтен утларны сүндерәләр. Акциянең максаты - электр энергиясен янга калдыру. Бу акция табигатькә сак караш күрсәтү символы.