4 апрель көнне Кама Тамагы муниципаль районы Кирельск авылы китапханәсендә К.И.Чуковскийның тууына 135 ел тулу уңаеннан "Корней бабай әкиятләре" дигән әдәби кичә узды. Чара барышында Кирельск мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар,шулай ук "Рәсем буенча әкиятне бел", "Бу телеграммнарның авторы кем", "Табышмаклар" дигән конкурсларда катнаштылар, "Чебен-Цокотуха" әкиятен укыдылар. Чара бик кызыклы узды.