Кама Тамагы районында Сабантуй - 2017 үткәрү даталары билгеле

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

   Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районда традицион татар халык бәйрәме Сабантуй – 2017 үткәрү даталары турындагы карарга кул куйды.

   Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып,  район үзәгендә сабан бәйрәме 1 июльдә, ә авыл җирлекләрендә 2 июльдә билгеләп үтеләчәк.

   Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә катнашырга предприятие һәм оешма, хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләренә, районның җирле үзидарә органнарына тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International