1 апрельдә Кама Тамагы муниципаль районында торак пунктларның ттерриторияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды. Ул 2017 елның 1 июненә кадәр дәвам итәчәк. Максат билгеләнгән - җирлекләр торышын санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек таләпләренә җавап бирердәй халәткә китерү.
Икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен Кама Тамагы МР Башкарма комитеты күрсәтмәсе буенча районның оператив штабы составы расланды. Аның составына шәһәр тибындагы поселок башкарма комитетлары, коммуналь предприятиеләр, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге, "Кама Тамагы " полиция бүлеге җитәкчеләре, административ комиссиянең җаваплы секретаре керде.
Район штабының игътибары җирлекләр территориясендәге санкциясез чүплекләрне бетерүгә, торак пунктларны яшелләндерүгә, юллар һәм тротуарларны, йорт фасадларын төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга, зиратларны, пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын һ.б. төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.