«Синең сәламәтлегең үзеңнең кулыңда»

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

   7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шушы датага Тәмте авылы китапханәсендә китап укучылар өчен "Сезнең сәламәтлегегез – сезнең байлыгыгыз", "Яшелчә, җиләк-җимеш – файдалы ризыклар" дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Анда тематик китаплар, сәламәт яшәү рәвеше турында брошюралар тәкъдим ителде.  

   Китапханә кунаклары Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныф укучылары һәм  сыйныф җитәкчесе Чернеева Е.А. Укучылар "Гигиена иленә сәяхәт" дигән уенда катнаштылар, төрле тематик табышмакларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International