Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеенда канатлы дусларга – күчмә кошларга багышланган чара узды. Анда 1 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар чакырылагн иде. Тәрбиячеләр Оксаны Киселева, Рәшидә Шиһабиева һәм музыка җитәкчесе Фәридә Зарипова җитәкчелегендә балалар «Оча күчмә кошлар…» дигән музей дәресенең катнашучылары булдылар. Алар бик теләп табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук балалар Кама Тамагы мәктәпләре укучыларының рәсем күргәзмәсен карадылар.