Кама Тамагы муниципаль районында коррупция күренешләрен бетерү максатларында Кама Тамагы штп территориясендә "Коррупция мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен" дигән өч махсуслаштырылган тартма урнаштырылган. Алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Калинин ур., 31 (Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бинасы), Карл Маркс ур., 4 (Район мәдәният йорты бинасы) һәм Гагарин ур., 80 (Үзәк район хастаханәсенең поликлиника бинасы). Ай саен Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшчәнлеген координацияләү буенча комиссия әгъзалары әлеге тартмаларны тикшерәләр.
Коррупция мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре кергән очракта алар, барлык язма мөрәҗәгатьләр кебек үк, Россия Федерациясе законнары нигезендә каралачак, контрольгә куелачак һәм мөрәҗәгать итүчегә җавап җибәреләчәк, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша да. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмый.