Бүген Нәбиуллина Гәүһәр Кәлимулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Яңа Сала авылы җирлеге башлыгы Исфан Шиһабиев һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина Гәүһәр Кәлимулла кызына Кама Тамагы районыннан чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның шәхси котлау телеграммасын тапшырдылар.