Бүген, 8 апрель көнне, "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында шахмат буенча ярышлар узды. Катнашырга теләүчеләр якынча алтмыш кеше булды, 5 яшьтән алып 70 яшькә кадәр. Кубесе мәктәп укучылары иде. Турнирда муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов үзе дә актив катнашты һәм җиңүчеләр исемлегенә керде.