10 апрель көнне район Башлыгы Павел Лоханов районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Кама Тамагы муниципаль районының торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уздыру киңәшмәнең иң төп темасы иде. Икеайлыкны үткәрү буенча чаралар планы белән районның Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыйров таныштырды. Бу юнәлештә эш барлык авыл җирлекләрендә дә 1 апрельдә башланды, бу хакта Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Тенеш штп башлыклары үзләренең чыгышларында хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта җентекләп тикшерү таләп итә торган тагын берничә мәсьәлә бар. Шуңа бәйле рәвештә, бүгеннән башлап Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районның Башкарма комитеты җитәкчесе, аның төзелеш һәм ТКХ буенча урынбасары, административ комиссиянең җаваплы секретаре, "Благоустройство" ҖЧҖ, янгын часте, ААҖ "Кама Тамагы коммуналь челтәрләре" вәкилләре белән берлектә барлык җирлекләрнең урамнарын йөреп чыгып, нинди конкрет чаралар күрергә кирәклеген ачыклаячаклар.
Барлык каматамагылыларга да санитар-экологик икеайлыкта катнашырга тәкъдим итәбез, чөнки районның матурлыгы һәм чисталыгы һәрберебездән тора!