Бүген, 10 апрель көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Кама Тамагы муниципаль районының шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре турында (докладчы: Илдар Гыйльфанов – "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы), районның муниципаль берәмлекләрендә ирекле янгын сүндерү сагы оештыру турында (докладчы: Эдуард Гыйләҗев "ТР буенча ФПС 8 отряд" ФГКУ 116 янгын часте җитәкчесе) фикер алыштылар.