Бүген мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары җитәкчеләре белән булган киңәшмә барышында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов белем бирү оешмалары җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы "Мәгариф Идарәсе" МКУ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы белән таныштырды. Әлеге вазыйфага 11 апрельдән Гыймадиева Елена Александровна билгеләнде. Ул элек район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара иде.