Бүген, 11 апрель көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район Башлыгына эшкә урнашу, КФХ ачу, җир мәсьәләләре, авария хәлендәге торактан күчерү буенча алты каматамагылы мөрәҗәгать итте.
Павел Николаевич барысын да игътибар белән тыңлады, шуннан куелган бурычларны хәл итү өчен тиешле хезмәтләргә йөкләмәләр бирде.
Исегезгә төшереп китәбез, сишәмбе Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләренең бердәм гражданнарны кабул итү көне булып тора.