Район җирлекләренең территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү кысаларында, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов катнашында урамнарны тикшерү дәвам итә. Бүген, 11 апрель көнне комиссия әгъзалары Кама Тамагы штп Комсомол, Ленин, Киров һәм Кооперативная урамнарында булдылар.
Ахырдан Павел Николаевич яшелләндерү, коймаларны, йорт фасадларын буяу, контейнер мәйданчыкларын төзү һәм ремонтлау буенча район хезмәтләре җитәкчеләренә йөкләмәләр бирде. Шулай ук рейд барышында янгын гидрантларын да карап чыктылар.