кама Тамагы бадминтончыларының яңа җиңүләре

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

   8 апрель көне Кама Тамагы муниципаль районы бадминтончылары өчен бик бай булды.  Бу көнне берьюлы ике ярыш узды: Аксубай штп –"Татарстанның батминтон өметләре" дигән  Республика ярышларының беренче туры, Буа шәһәрендә – "Таттелеком" ҖАҖ Филиалының  Буа ЗУЭС призына  Районара шәхси турнир.  

   Аксубай штп 2006 елда туган һәм кечерәк яшьтәге бадминтончылар катнашты. Алты спортчы лаеклы төстә безнең район данын яклады, тик бу яшьтәге  республиканың иң яхшы спортчыларына оттырды . Ярышлар нәтиҗәләре буенча Галиуллин Данияр һәм Булат Айсин иң яхшы чыгыш ясадылар, алар финалның 1/8 стадиясенә кадәр барып җиттеләр.

   Буа шәһәрендә узган ярышларда  районның 8 спортчы арасыннан  берьюлы 5се  үз яшь категорияләрендә чемпион булдылар - Нуриев Рияз, Севастьянов Дмитрий, Моталипова Фәризә, Ильина Элвира һәм Муталипов Илшат. Ә Илья Мокшин һәм Руслан Атауллин икенче урыннарны яуладылар. Нияз Галиханов өченче урынны алды.

   Безнең бадминтончыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International