ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнар кабул итте

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

   11 апрельдә сәгать 13.00дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә,  шәхси мәсьәләләр буенча гражданнар кабул итте.

   Мондый кабул итүләрне Валерий Александрович еш үткәрә. Район халкы депутатка актуаль тормыш мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Кабул итү вакытында яңгыраган мөрәҗәгатьләрнең  күбесенә гамәлдәге законнар нигезендә аңлату бирелә. Өстәмә өйрәнү таләп ителә торган сорауларны  В. А. Власов контрольгә ала. Аларга билгеләнгән вакыт эчендә җавап җибәрелә.

   Кабул итүләр турында мәгълүмат алдан ук Кама Тамагы муниципаль районының рәсми сайтының  яңалыклар тасмасында урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International