12 апрельдә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең съезды кысаларында, Кама Тамагы муниципаль районы Җирлекара үзәк китапханәсендә "Татарстан - безнең уртак йортыбыз" дигән этномәдәни эстафета узды.
Районның мәдәният хезмәткәрләре алдында язучылар Хатып Миңнегулов, Флүрә Тарханова, Маргарита Небольсина, шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең хезмәткәрләре Т. Б. Ефимовских, Д. Р. Фәхретдинова чыгыш ясадылар.
Чараның максаты – дуслыкның нәрсә икәнен аңлату. Ул Татарстан халыкларының иң борынгы һәм матур гореф-гадәтләренең берсе. Дуслык зур һәм тату күпмилләтле гиләне берләштерә.