Кама Тамагы муниципаль район Советы Президиумы утырышы булып узды

2017 елның 14 апреле, җомга

   13 апрель көнне  Кама Тамагы муниципаль район Советы Президиумы утырышы булды. Аны Кама Тамагы МР Башлыгы урынбасары, МР Советы рәисе урынбасары Г. А. Габидуллин үткәрде.

   Утырышта Президиум әгъзалары, МР Советының даими комиссияләре әгъзалары,  МР Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары И. А. Леонов, Кама Тамагы муниципаль районының  финанс-бюджет палатасы рәисе М. А. Ногманова, "Кама Тамагы" полиция бүлеге җитәкчесе А. А. Васильев һ.б.

   Утырыш барышында көн тәртибенә куелган түбәндәге сораулар каралды:

   1. Кама Тамагы муниципаль районы Советының 16 нчы утырышын чакыру турында.

   2. Өченче чакырылыш муниципаль район Советының 16 нчы утырышының көн тәртибен билгеләү.

   3. Өченче чакырылыш район Советының көн тәртибе буенча чыгышлар.

   Президиум әгъзалары Кама Тамагы муниципаль районы Советының 16 нчы утырышын 2017 елның 19 апреленә сәгать 10.00 га билгеләделәр һәм  киләсе утырышының көн тәртибен расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International