Авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

  18 апрель көнне  Кама Тамагы МР Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыйров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  Идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев,  хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, белгечләре катнашты.

   Райондагы терлекчелек мәсьәләләренең торышы - киңәшмәнең төп темасы иде. Катнашучыларны 2017 елның 1 кварталында терлекчелек тармагының  эш нәтиҗәләре белән Идарәнең ПМО җитәкчесе Госман Камалиев таныштырды. Барлык күрсәткечләр буенча безнең районның нәтиҗәләре, узган ел белән чагыштырганда, түбән. Ул  "Олы Кариле" ААҖ уңай яктан билгеләде, алар сөтне 1 сыердан 1,4 кг. арттырды.  Шул ук вакытта иң зур "Идел" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе 3,1 кг. минус белән бара. Таналар тоту, үстерү һәм үрчетүгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Сыерлар санын арттыру өчен булган әлеге мәсьәләгә карата ике хуҗалык та җавапсыз карый. Азык, сенаж, силосның сыйфаты мәсьәләсе дә күтәрелде.  Терлекчелек торышы һәм тармакның үсеш перспективалары турындагы мәсьәлә буенча хуҗалык директорлары  Вәкил Касыймов һәм Рамил Каюмов чыгыш ясадылар. Район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин  җыелган җитәкчеләргә һәм белгечләргә  бу мөһим тармакка карата үз мөнәсәбәтләрен үзгәртү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Тегеләре, үз чиратында, 2017 елның икенче яртысында хәл кардиналь рәвештә үзгәрәчәк дип ышандырдылар.  

   Киңәшмәдә шулай ук техниканы язгы – кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International