17 апрельдән алып 30 апрельгә кадәр Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда кунаклары игътибарына ике яңа экспозиция –"Үзеңне таны!" дигән ретро-фотографияләр һәм "Слетались к лампе мотыльки" дигән 19 – 20 гасырлардагы керосин лампалары күргәзмәсе оештырылды.
Биредәге уникаль фотографияләр күргәзмәсендә булып, Сез яшьлегегезне исегезгә төшерә аласыз. Яшь буын исә ярты гасыр эчендә Кама Тамагы штп ничек үзгәргәнен күрә ала. Әгәр дә безнең күргәзмә килүчеләр хәтерендә җылы истәлекләр калдырса, без бик шат булачакбыз.