Кама Тамагы районының 1 нче номерлы "Салават күпере"балалар бакчасында "Мини-мисс 2017" конкурсы узды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген, 19 апрель көнне Кама Тамагы районының 1 нче номерлы "Салават күпере"балалар бакчасында "Мини-мисс 2017" конкурсы узды. Купшылык һәм талант балалар конкурсында  9 кыз катнашты. Һәр конкурсантка үзе турында сөйләде, жюри хөкеменә үз талантын - шигырь, җыр яки бию тәкъдим итте, өй эшен – ата-аналары белән әзерләгән кием моделен күрсәтте. Чибәркәйләргә әниләре зур ярдәм күрсәтте.  Беркем дә бүләксез һәм титулсыз калмады. Ә җиңүче Шуайна Рамазанова булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International