Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затон штп Куйбышев һәм Гагарин урамнарындагы ике 15 фатирлы торак йорт һәм Первомайская урамындагы 32 фатирлы йортларны төзү эшләре төгәлләнү стадиясендә. Әлеге йортлар "Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү" программасы буенча төзелә. Хәзерге вакытта Гагарин урамындагы объектта газ җибәрелгән, стеналарга обойлар ябыштырыла. Куйбышев һәм Первомайская урамнарындагы йортларда эчке бизәү эшләре актив алып барыла, эчке газүткәргечләрне монтажлау, су белән тәэмин итү системасы, су чыгару, җылыту эшләре тәмамланып килә. Барлык җитештерү процесслары график нигезендә алып барыла. Гагарин урамындагы күп фатирлы йортны кулланышка тапшыру 2017 елның май аена билгеләнгән, Куйбышев һәм Первомайская урамнарындагы йортларны тапшыру июнь айларына планлаштырыла.