Красновидово авылының Горький музеенда "Пасхальные колокола" дигән фольклор-тематик бәйрәм кичәсе

2017 елның 21 апреле, җомга

Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово авылының Горький музеенда  "Пасхальные колокола" дигән фольклор-тематик бәйрәм кичәсе узды. Әлеге чараны музей, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләде. Тамашачылар Пасха бәйрәме турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Шушы Бөек бәйрәмне үткәрүнең традицияләре, тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. "Оберег"  ансамбле концерт программасы һәм "Зирәк патша" дигән спектакль-әкият әзерләде. Кичә ахырында чәй табыны әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International