Хөрмәтле Кама Тамагы районы җирле үзидарәсе органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Җирле үзидарә органнары – демократик җәмгыять нигезе. Бу хакимиятнең ачыклыгы һәм компетентлыгы – дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен җирлек булып тора. Аларга районның социаль-икътисади хәле, җирлек күләмендә мәсьәләләрне хәл итүдә катнашучы гражданнарның уңайлы шартларда яшәвен тәэмин итүдә зур җаваплылык йөкләтелгән.
Җирлек башлыкларына һәм депутатларга, муниципаль хезмәткәрләргә, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә районыбызны тагын да үстерүдә зур көч куйганнары өчен рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә һәм якыннарыгызга бетмәс энергия, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы П.Н.Лоханов