«России балалары - 2017» профилактик акция кысаларында "Ышанычлы "юк!"әйт" дигән төркемле дәрес

2017 елның 21 апреле, җомга

   20 апрель көнне "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе психологы Маргарита Матвеева гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы   Гөлназ Хөснетдинова белән берлектә   Кама Тамагы урта мәктәбенең яшүсмерләре өчен  "Ышанычлы "юк!"әйт" дигән  төркемле дәрес үткәрделәр.

   Укучыларга ышанычлы һәм физик яктан сәламәт кеше сурәтләргә, уңышлы шәхеснең сыйфатларын чагылдырырга дигән бирем бирелде. "Кактуслар" уены актив узды - балалар бер-берсен күзәтергә, тиз арада карарлар кабул итәргә өйрәнделәр.

   Мөнәсәбәтләр, хисләр, яшьтәшләре ягыннан басым , көндәшлек яшүсмерне начар гадәтләргә тартырга мөмкин, ә үз-үзеңне уңай бәяләү максатларга ирешергә ярдәм итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International