Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында киләсе мәсьәләләр каралды: Кама Тамагы районы электр челтәрләренең 2016 елдагы эше һәм 2017 елга планнар, бурычлар турында Кама Тамагы районы электр челтәрләре җитәкчесе Зубарев Александр Александрович, "Благоустройство" ҖЧҖ 2016 елдагы эше һәм 2017 елга планнар, бурычлар (территорияне санитар чистарту буенча икеайлык уздыру ) турында "Благоустройство" ҖЧҖ директоры Хәлилов Рөстәм Әнәс улы, 2017 елның икенче яртыеллыгына язылу компаниясе турында Кама Тамагы почтамты җитәкчесе Миңгалиев Илнур Альберт улы чыгыш ясадылар.