21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Моның белән бәйле рәвештә, Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Кама-Тамагы муниципаль районының Кама Тамагы штп советында булдылар. Укучыларны җирле органның эше белән Кама Тамагы штп Башлыгы урынбасары Владимир Павлович Сороковнин таныштырды.