2017 елда ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан, Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлеге районның туган якны өйрәнү музее белән берлектә "Узган елларның туй модасы" дигән, шулай ук "100 ел - бер мизгел кебек..." дигән туй темасына ретро-фотографияләр күргәзмәсе оештыра.
Без Кама Тамагы районы халкын гаилә альбомнарына һәм әбиләрнең сондыкларына кабат күз салырга чакырабыз. Туй яки сабый тууны теркәү фоторәсемнәре булса, безгә мөрәҗәгать итә аласыз.
Баннер кызыклы фоторәсемнәр белән тулуга , без шунда ук район халкын шушы күргәзмә белән танышырга чакырачакбыз. 2017 елның декабрендә нәтиҗә ясау планлаштырыла һәм иң кызыклы фото һәм туй киемнәре хуҗаларына бүләкләр тапшырылачак.
Күргәзмә өчен экспонатларны ГХАТ бүлегенә, район туган якны өйрәнү музее яки киңәшләр районның авыл җирлекләре советларына тапшырырга була. Конкурска йомгак яаслганнан соң алар кире үз хуҗаларына кайтарылачак.
Ихтирам белән, ГХАТ бүлеге