28 апрель көнне Кама Тамагы муниципаль районының балалар китапханәсендә "Әлифба белән саубуллашу" дигән бәйрәм узды. Кама Тамагы урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Антонова И.Ф., Бубнова. Н.А.) Әлифбага багышлап шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар. Чараның максатлары: укуны мотивацияләү, балаларда укуга тотрыклы кызыксыну һәм мәхәббәт формалаштыру; китапларга карата сакчыл караш, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.