Район Башлыгы катнашындагы атналык киңәшмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 2 мае, сишәмбе

   Бүген, 2 май көнне Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында төп мәсьәлә булып Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышу иде. Районда төрле хәрби-патриотик чаралар, күргәзмәләр, концертлар, спорт ярышлары, Советлар Союзы Герое М. А. Чирков истәлегенә багышланган традицион узыш,  "Куйбышев Затон штп  – Кама Тамагы штп" велосипед ярышы, "Үлемсез полк" һәм "Хәтер шәме" дигән Бөтенроссия акцияләре узачак. Барлык каматамагылыларны 9 Май бәйрәме чараларында актив катнашырга чакырабыз.  

   Бәйрәм чараларының тулырак планы  Кама Тамагы муниципаль районының рәсми сайтында 3 май көнне урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International