1 майда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, "Кама Тамагы"АХП" ҖЧҖ директоры Рамил Каюмов "Карамал", Сөйки", "Кирельск", "Олы Салтык" бүлекчәләрендәге кыр эшләренең барышы белән танышып чыктылар.
Бүгенге көндә тукландыру "Кама Тамагы" АХП" ҖЧҖ "Сөйки" бүлекчәсендә һәм Ленин ис. "Олы Кариле" ААҖ отрядында тәмамланып килә. 60% мәйданда тырмалау тәмамланган, "Барыш", "Бортас" бүлекчәләрендә арпа, "Кармалда" солы чәчәләр. "Олы Кариле" ААҖ берьеллык үләннәр һәм көнбагыш чәчү башлана.