Терлекләрне кышлату ахырына якынлаша. Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекләрне тоту өчен җәйге лагерьларны әзерләү бара. Территорияләре тирестән чистартыла, салам җәелә. Корылмаларга һәм җиһазларга ремонт ясалган, терлекчеләр өчен кирәкле көнкүреш шартлары булдырылган. Җәйге лагерьларда асрау өчен барлыгы 32 көтү булдырылган.