Безнең тормышта бик күп гореф-гадәтләр бар. Шуларның берсе, һичшиксез, иң әһәмиятлесе – 23 апрельдән алып 9 майга кадәр Җиңү Көненә багышланган "Георгий тасмасы" дигән акция уздыру.
Кама Тамагы муниципаль районы да бу акциядә актив катнаша. Җиңү Көне алдыннан "Георгий тасмасы" акциясенең тагын бер этабы уздырылды. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының яшь гвардиячеләре һәм Җиңү волонтерлары георгий тасмаларын юл хәрәкәтендә катнашучыларга — машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә, предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә тапшырдылар. Уздырылган акция өчен өлкән яшьтәге кешеләрнең рәхмәтен ишетү бик күңелле иде.