Районның терлекчелек фермалары территорияләрендә тәртип урнаштыру

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

   Яз килү белән терлекчелек фермасында эшләүчеләрнең мәшәкатьләре шактый арта. Җылы көннәр башлану белән  кар астыннан пычрак, терлек азыгы калдыклары, чүп-чарлар чыга. Ферма территориясендә тәртип урнаштыру  – терлекчеләрнең, белгечләрнең һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренең бурычы. Яз килү белән санитар-экологик икеайлык үткәрү күркәм традициягә әверелде.

  Икеайлык кысаларында барлык хуҗалыкларда да терлекчелек комплексларында, фермаларда, калдыкларны җыю һәм утильләштерү урыннарында санитар тәртип урнаштыру буенча эшләр алып барыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International