Кама Тамагы районы игенчеләре язгы-кыр эшләрен актив алып баралар

2017 елның 5 мае, җомга

Кама Тамагы районы игенчеләре язгы-кыр эшләрен актив алып баралар. 8,5 мең га мәйданда уҗымнарны тукландыру тәмамланган. Туңны тырмалау тәмамланып килә : эш 25,2 мең га мәйданда башкарылган: бу 98 %  үтәлгән дигән сүз. Күпьеллык үләннәрне тырмалау 9,4 мең га мәйданда тулысынча, ә  уҗымнарны тырмалау 68% мәйданда тәмамланган. Чәчү бара: бөртекле сабан культуралары 2,8 мең га, арпа-2,7 мең га, солы-0,1 мең га, көнбагыш 0,4 мең га, берьеллык үләннәр 1,5 мең га чәчелгән. "Идел" ҖЧҖ "Барыш", "Бортас", "Карамал" бүлекчәләрендә уңышлы эш алып барыла. Язгы-кыр эшләренең инде беренче җиңүчеләре билгеле булды: "Идел" ҖЧҖ "Келәнче" бүлекчәсеннән Әхмәтҗанов Таһир Гариф улы "Фендт" тракторында  тырмалауда 17,1 нормо-смена (966 гектар) үтәгән, "Идел" ҖЧҖ "Сөйки" бүлекчәсеннән Климачев Иван Александрович "Нью – Холланд" тракторы белән 14,1 нормо-смена (773 га) үтәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International