Кама Тамагы штп Җиңү Паркында Советлар Союзы Герое Чирков Михаил Алексеевичка бюст ачу тантанасы узды

2017 елның 9 мае, сишәмбе

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  72 еллыгын бәйрәм итү көнендә Кама Тамагы штп Җиңү Паркында Советлар Союзы Герое Чирков Михаил Алексеевичка бюст ачу тантанасы узды. Ул чыгышы белән Кама Тамагы муниципаль районының Кирельск авылыннан.

   Чарада Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов,  ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илһам Насыйбуллин, районның хәрби комиссары Дамир Сергеев, "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясендә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  72 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган истәлекле митингта катнашкан каматамагылылар  бар иде. Шулай ук бюстны ачу тантанасына улы, фронтовик Иван Михайлович Чирков җитәкчелегендә якташыбызның барлык туганнары һәм якыннары килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International