Җиңү Көненә багышланган ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча район турниры

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

   "Акчарлак" "спорт - сәламәтләндерү комплексы базасында Җиңү Көненә багышланган ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча район турниры узды. Ярышларда  5 команда катнашты: Кама Тамагы (олылар), Кама Тамагы (яшьләр), Куйбышев Затон, Сөйки һәм Иске Казиле командасы.

   Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Кама Тамагы (зурлар),
2 урын - Куйбышев Затон,
3 урын -Сөйки.
   Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International