Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Кама Тамагы районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Дмитриева Елена Максимовнаны котлады.
Елена Максмовнага Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов исеменнән котлау открыткасы һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Очрашу җылы атмосферада үтте.