Бүген, 10 май көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов "Ел укучысы 2017" район конкурсының финалистлары белән очрашты. Әлеге конкурс барышында "Районга яшьләрне күбрәк җәлеп итү буенча минем карашым" дигән темага үзләренең проектларын Нигъмәтҗанова Алия (10 сыйныф, Кама Тамагы урта мәктәбе), Григорьева Екатерина (9 сыйныф, Сөйки урта мәктәбе), Вәлиева Илвира (11 сыйныф, Тенеш штп Рудник урта мәктәбе) тәкъдим иттеләр.
Очрашу барышында Павел Николаевич финалистлардан киләчәккә планнары турында сораштырды, Кама Тамагы муниципаль районының киләчәккә үсеш перспективалары турында сөйләде, укучыларның районга яшьләрне күбрәк җәлеп итү буенча тәкъдимнәрен һәм идеяләрен зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңлады.
Күп кенә тәкъдимнәр якын арада гамәлгә ашырылачак. Район Башлыгы төрле хезмәтләр һәм оешма җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр бирде. Финалистлар үз проектларын тормышка ашыруда актив хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр.